Сапеевская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-21/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423326, Азнакаевский район, с.Сапеево, ул. Казанская, 19а

«Әтием — горурлыгым»

16 ноябрь көнне Сәпәй авыл китапханәсендә балалар өчен «Әтием — горурлыгым» дип исемләнгән рәсем конкурсы узды. Хәрби солдатларга -әтиләренә балалар хат яздылар, мастер класс оештырылды. Әлеге чара мобилизацияләнгән ир-атларның балалары белән үткәрелде. Балалар әтиләренә җылы теләкләрен теләп рәсем ясадылар, исән-имин кайтуларын теләп хатлар яздылар, шигырьләр сөйләделәр. Һәзерге көндә әлеге балаларга аеруча игътибар кирәк, алар белән төрле чаралар үткәрү бик кирәк. Шулай ук хәрби егетләребезгә дә балаларының  җан җылысын тою бик мөһим. Конкурста һәрбер бала бүләкләнде.