«Табигать кочагында»
Сәпәй авыл китапханәсендә балалар өчен “Табигать кочагында” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәне балалар белән бергәләшеп ДК территориясенең матур аланында үткәрдек. Балалар үзләренә ошаган китаплар, яраткан язучыларының әсәрләрен укыдылар, яңа китаплар белән таныштылар.