Сапеевская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-21/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423326, Азнакаевский район, с.Сапеево, ул. Казанская, 19а

“Хисләр дәрьясында”

Сәпәй авыл китапханәсендә шагыйрә, тәрҗемәче Флёра Тарханованың туган көненә багышланган “Хисләр дәрьясында” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Ф.Тарханова — лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре, әкиятләре тупланган исемле шигъри китаплар авторы. Тематик яктан шигырьләре әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрүләре белән үзенчәлекле. Аларда шулай ук милләт язмышы турында борчулы уйланулар, лиризм, ихлас хисләр белән сугарылган мәхәббәт, яшьлек темалары да үзенчәлекле урын алып тора. Шагыйрәнең лирик шигырьләренә композиторлар тарафыннан дистәләрчә көйләр языла. Ул — 1995 елдан Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Күргәзмәгә язучының биографиясы, балалар өчен, шигырь сөючеләр өчен китаплар бик күп куелды. Әлеге күргәзмә белән укучылар бик кызыксынып таныштылар.