“Үзен яратканны ярата җир”

Сәпәй авыл китапханәсендә “Үзен яратканны ярата җир” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Татар халкы үзенең туган телен, туган илен, туган ягын яратып, саклап, белеп яшәргә тиеш. Әлеге күргәзмә дә татар халкының мирас ядкарьләре тематикасын алды. “Татар шагыйрьләре”, “Татарское народное творчество”, “Татар халык ашлары”, “Татарская музыка” һәм башка китаплардан ясалган китап күргәзмәсе белән балалар, уртача яшьтәге укучылар таныштылар. Укучылар кызыксындырган китапларны өйләрендә укырга алдылар.