«Китап – киңәшчем минем»

22 апрель Сәпәй авыл китапханәсендә “Китап-киңәшчем минем” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Әлеге чара максатлары: балаларда китап укуга кызыксыну, китапка карата сакчыл караш тәрбияләү. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул, зур дулкынлану белән, кулына беренче тапкыр «Әлифба» алганын искә төшерә. «Әлифба» — ул укырга һәм язарга өйрәтүче белем ачкычы, белем юлының башы, якты йолдызы. Укучылар әдәби сәгать барышында күп кенә кызыклы эчтәлекле китаплар белән таныштылар, мин аларга китап турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар сөйләдем. Балалар бик кызыксынып китаплар карадылар, мине тыңладылар.