Сапеевская сельская библиотека - филиал № 21
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-21/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423326, Азнакаевский район, с.Сапеево, ул. Казанская, 19а

“Яраткан шагыйрем шигырьләре”

Сәпәй авыл китапханәсендә балалар китабы атналыгы уңаеннан "Яраткан шагыйрем шигырьләре" дип исемләнгән кычкырып уку кичәсе узды. Әлеге чара максатлары: укучыларга китап укуның, сүз байлыгын арттыруда, кешеләр белән аралашырга ярдәм итүдә, хәтерне һәм уйлау сәләтен яхшыртуда әһәмияте  зур булуын аңлату.  Балалар яраткан шагыйрьләренең әкиятләрдән өзекләрен, яраткан шигырьләрен укып курсәттеләр.  Кычкырып уку гына балаларда сәнгатьнең матурлыгын, ритмын һәм нәфис сүзнең көйсезлеген күрсәтә белү, гамәлдәге затларның сөйләм үзенчәлекләрен ачыклау мөмкинлеге бирә.