«Нәүрүз»

Нәүрүз − кышны озату, язны каршылау бәйрәме. «Нәүрүз» сүзе фарсы теленнән алынган. Ул «яңа көн» дигәнне аңлата. Безнең дә Сәпәй авылының балалар бакчасында мәдәният хезмәткәрләре, китапханәче берлегендә гөрләп Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Балалар нәүрүз боткасы, тәмле коймак, самовар чәе белән авыз иттеләр. Матур шигырьләр, кызыклы уеннар уйнап кыш бабайны озаттык, Нәүрүзбикәне каршы алдык!Бәйрәм бик күңелле үтте!