«Урманда кунакта»

Сәпәй авыл балалар бакчасында "Урманда кунакта" дип мсемләнгән викторина чарасы үтте. Әлеге чара максаты: табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү , балаларда әйләнә-тирә табигатьнең бөтенлеге һәм урманда яшәүче хайваннар турында күзаллау; табигать биргән байлыкны дөрес һәм тиешенчә файдалана белергә өйрәтү; табигатькә сак караш, өлкәннәргә ихтирамлылык тәрбияләү, әйләнә-тирә табигатькә, җәнлекләргә карата гуманлы караш, мәхәббәт тәрбияләү. Викторина башында балалар белән методик карточкалар ярдәмендә урманда яшәүче хайваннар белән таныштык. Аннары балалар җәнлекләрнең кайда яшәгәннәрен, нәрсә белән тукланганнарын һәм башка сорауларга җавап сөйләп бирделәр. Викторина азагында урманда яшәүче хайваннар турында күп кенә табышмаклар әйтелде. Бу табышмакларга да балалар җитез генә җавап белделәр.