«Әдәп төбе-матур гадәт»

3 март көнне Сәпәй авыл китапханәсендә «Әдәп төбе-матур гадәт» дип исемләнгән әңгәмә кичәсе узды. Әлеге чараның максаты: балаларда күркәм сыйфатлар, әти-әниләргә , якыннарына карата мәрхәмәтлелек, игътибарлык; барлык җан ияләренә шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү. Әңгәмә барышында укучылар белән төрле тормыш вәзгыятьләре уйнатылды, аларда нинди мөһим кулланган игелекле сүзләр барлыгын белдек, ничек әдәпле булу серләрен ачыкладык. Балалар белән Р.Миңнуллинның "Мин мактанчык түгел!" китабындагы кызыклы шигырьләр белән танышып үттек. Укучыларга әдәплелек, игелек турында сораулар бирелде. Укучылар бик актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. Әдәплелек турында белгән әйтем, мәкальләрне дә искә төшердек. Әңгәмәне тәмамлаганда балалар игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы булырга сүз бирделәр һәм әлеге чарадан бик кәнәгать калдылар.