“Муса Җәлил эзләре буйлап”


3 ноябрь Сәпәй авыл китапханәсендә “Муса Җәлил эзләре буйлап” дигән темага әдәби сәгать үткәрелде. Әдәби сәгать барышында Муса Җәлилнең биографиясен укып уздык, тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Укучыларым белән язучының “Көз җитте”, “Яшьлек”, “Маэмай” дип исемләнгән эчтәлекле шигырьләрен һәм башка әсәрләрен яратып укыдык.