#БиблиотекиАзнакаево

Мәгълүмәтләр буенча мәдәният һәм китапханә эше Сәпәйдә 1920 елда Гомәров Хәбиб җитәкчелегендә оешып китә.1930 елларда мәчетне мәдәният йорты итеп,бер шкафта әдәби китаплар сакланып,укырга бирелеп торыла. Мәдәният мөдире булып күп еллар Зарипов Әнвәс,1952 елдан Мурзин Гариф,Хамидуллина Салихалар эшли. 1955 елда бригада йортының өске катында озак еллар буена Закиров Вәли китапханә мөдире булып эшли,шул вакыттан китаплар саны арта башлый. 1957елда Закирова Флера китапханәгә практикага кайта.Ул вакытта 1800 китап фонды,200ләп укучы була.Алабуга культура училищесын китапханәчегә укып бетереп 1959 елда эшли башлый.Китапларга каталог төзелә,системага салына һәм китап фонды 2000 данәгә җитә.1971 елда колхоз көче белән 200 урынлы мәдәният йорты төзелә. Аның бер бүлмәсе китапханәгә бирелә.Китаплар 9000 гә җитә.1988 елда китапханә аерым йортка кучерелә.1993 елда китапханә кире мәдәният йортына кучерелә.Закирова Флера апа 40 ел гомерен Сәпәй авылында китапханәче булып эшләп,китапка мәхәббәт тәрбияләп,олы яшьтәгеләргә киңәшче,балаларга өйрәтүче булды.Шулай озак еллар намуслы хезмәтен куеп 1993 елда пенсияга чыга Флера апа.