"Рәхмәт хаты"

Хөрмәтле Муса Җәлил! Кем дип дәшәргә соң Сезгә?! Муса абый! Шагыйрь абый!.. Бу якты дөньядан киткән чакта, Сезгә нибары 38 яшь кенә булган бит!..
Сез Туган җиребезнең азатлыгы өчен көрәшкән коточкыч еллардан соң, гасырга якын вакыт үткән инде. Ә вакыт дигәнең һаман алга чаба, ләкин Сезнең батырлык хакындагы хәтер сүнми - ул кыйммәтле эстафета кебек кешелек тарихында буыннан - буынга тапшырылып килә.
Мин дә Сезнең шигырьләрегезне укып, шул шигырьләр рухында тәрбияләнеп үскән буыннардан бер вәкилмен. Мәктәп елларында тәүге тапкыр "Моабит дәфтәрләре"н кулга алып укыдык. Сезнең шигырьләрегез, утлар-сулар кичеп, гүзәл бер могҗиза булып, туган илгә әйләнеп кайтканнар. Язмаларызда Сезнең изге тойгыларыгыз, керсез күз яшьләрегез... Язмаларыгызның һәр юлында Сезнең йөрәк тибешегез, кул җылыгыз әлегәчә сакланган сыман... Тирән фикер, көчле рух белән сугарылып язылган шигырьләрегез безне таң калдырдылар. Без аларны зур горурлык хисе белән яттан сөйләргә өйрәндек. Чөнки шигырьләрдәге һәрбер юл Сезнең чын Кеше булуыгызны, батыр көрәшче һәм патриот булуыгызны искәртеп торалар.
Күпме генә вакытлар узса да, Сезнең шигырьләрегез бүгенге көндә дә гаҗәеп актуаль булып калалар. Чөнки аларның нигезендә Кешелек дөньясының мәңгелек кыйммәтләре булган - Тугрылык, Ватанга мәхәббәт, язмышның аяусыз сынауларына каршы тора алырдай Батырлык, Гаделлек һәм Кешелеклелек, Ышаныч һәм Өмет, Гадилек һәм Горурлык, Мәрхәмәтлелек һәм Мәхәббәт кебек төшенчәләр ята. Тоткынлыкта язылган шигырьләрегезне укыгында гаҗәпләнеп уйга каласың: тормышның иң авыр шартларында да Сез гаделлеккә ышанычыгызны югалтмагансыз... Үлем тырнагында булган хәлдә дә, шигырьләрегез аша үзегезне генә түгел, көрәштәшләрегезне дә бирешмәскә, соңгы сулыш якынайганда да өметне өзмәскә, кешелек дәрәҗәсен горур сакларга өндәгәнсез. Каян килгән Сезгә мондый көч, батырлык, сабырлык, горурлык?!... Бу көч, тормышның аяусыз, куркыныч шартларында, үлем белән күзгә-күз очрашкан вакытында, Туган илен, көрәштәшләрен, туганнарын, гаиләсен, балаларын эчкерсез яратучы каһарман булган кешедә генә була ала торгандыр!
Бүген безнең балаларыбыз, оныкларыбыз Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи язмалар белән, һәм халкыбызның ул канкойгыч сугыштагы тиңдәшсез батырлыгы турында, “каләм сүзе” нең көче хакында Сезнең шигырьләрегез аша танышалар, зур горурлану хисе белән шигырьләрегезне яттан өйрәнәләр, күңел түрләре аша үткәрәләр. Алар өчен бу - әдәбият дәресе генә түгел, ә бәлки тормышка әзерләнү дәресләре дә булып тора. Шигырьләрегез, һәр буынга, илебездәге тынычлыкның илбасарлар кулыннан нинди корбаннар бәрабәренә яулап алынуын аңларга ярдәм итә һәм җир шарында тынычлыкның ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын азсызыклый, Туган илебезне, халкыбызны, гореф-гадәтләребезне сакларга, якларга, кадерләргә өйрәтә, бердәмлеккә өнди!
Хөрмәтле Муса! Сезнең шигырьләрегезне ничә кабат укысам да, аларның тирән мәгънәсенә төшенә генә барам... Тоткынлыкта булуыгызга карамастан, Сезнең йөрәгегездә якты өмет булып балкыган хыялларыгыз һәм күңелегездә гаҗәеп тиңдәшсез шигырь юлларыгыз туган минутларда, Сезне нинди уйлар, нинди хисләр биләп алуын аңлый барам кебек... Минемчә Сез, матурлыкка, гаделлеккә, тигезлеккә, мәхәббәткә нигезләнеп төзелгән, сәнгать һәм мәдәниятлы дөнья турында хыяллангандырсыз... Сез кешеләрдә әхлаклылыкка, хәтта кешелексез шартларда да кешеләрнең КЕШЕ булып кала алуларына ышангандырсыз...
Әгәр дә Сез безнең бүгенге көннәребезне күрә алсагыз ни дияр идегез икән?! Мин ышанам, нинди генә гаҗәпләнү хисләре кичерсә дә, шагыйрь кирәкле сүзләрне барыбер әйтә алыр иде. Безнең көннәрдән инде бик еракта калган, ләкин Сез үзегез белгән, күргән шул чор вакыйгалары турындагы Хәтернең исән булуына, кешеләрнең “тарих чылбырлары”н хәтерләвенә һәм җир шарында тынычлык, гаделлек, татулык өчен барысын да эшләүләрен күреп шатланыр идегез... Ә бүгенге Сезнең исем белән бәйле сәнгать дөньясын күреп нинди хисләр кичерер идегез икән!... Һәйкәлләр, музей-театрлар... Шигырьләрегезнең ни дәрәҗәдә бәяләнүен күреп сөенер идегез... Сезнең шигырьләрнең яшь буын шагыйрьләрен, моң ияләрен, рәссамнарны яңа сәнгать үрләрен яуларга дәртләндерүенә сокланып, горурланыр идегез... Бәлки әле хәзерге тормышның бик катлаулы булуы хакында әйтер идегез. Ләкин нинди дәвер, нинди чор булмасын, тормышта һәрвакыт батырлыкка, татулыкка, бердәмлеккә, мәхәббәткә урын бар, дияр идегез...
Тагын “ВАКЫТ” хакында да искәртер идегез кебек... Вакыт, Кеше гомере... Аны ни белән тиңләп була икән соң?! Кешегә гомер дигәнең бер генә бирелә бит! Без бу хакта истә тотабызмы соң?! Ә гомер кешегә ни өчен бирелүе хакында уйланабызмы икән?! Ә гомернең йомгагы ай-һай кызу тәгәри дә соң!..
Сез, Муса, вакытның нинди кыйммәтле икәнен бик яхшы аңлагансыз, белгәнсез... Шул кыска гына гомерегездә белем туплагансыз, мәхәббәттә янгансыз, гаилә коргансыз, үлемсез шигырьләр иҗат иткәнсез, тиңдәшсез батырлык кылгансыз, тормышны яратып та, иҗат итеп тә туймагансыз...
Бүген халкым Сезнең шигырьләрегезне укый, Сезнең Батырлыкка соклана икән, димәк, Сез – исән, Сез халык күңелендә яшисез! Шуңа күрә дә Сезнең иҗатыгыз – үлемсез, дәвамлы иҗат, ә гомерегез – тиңдәшсез батырлыкка тиң гомер ул!
Туган ил һәм җирдә тынычлык хакына үз гомерләрен аямыйча көрәшкән батыр улларын Ватан беркайчан да онытмый! Сезнең гомер – халык күңелендә моңлы бер җыр булып, бердәмлеккә, тугрылыкка өндәүче мәдхия булып яңгырый торган гомер ул!. Кешегә бирелгән гомер берәү генә булган кебек, кешенең Ватаны да берәү генә була. Ә Сезнең гомер, Ватан иминлеге хакына, Хәтер булып, әле дә сакта тора!
Хөрмәтле Муса, әгәр Сезнең белән очрашу мөмкинлеге булса, мин Сезгә “Ватанның тугры улы! Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!” - дияр идем.
Зур хөрмәт белән бу хатны сезгә юллаучы - Азнакай районы Митрәй авыл китапханәчесе Сираҗиева Гөләндәм Фәрит кызы. 16 февраль, 2026 ел.