Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Мәрхәмәтлелек

3 декабрь - Халыкара сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр көне. Ләкин физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче күп аларның.
Шушы уңайдан, Митрәй авыл китапханәчесе, Әсәй авыл җирлеге ветераннар советы рәисе белән берлектә, мәрхәмәтлелек акциясе үткәрде. Алар шәхсән үзләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләрендә булдылар, һәрберсенә авыл җирлеге башлыгы бүләге һәм җылы котлау сүзләре тапшырдылар. Әлеге чара ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата кайгыртучанлык һәм игътибарлылык чагылышы булды.