#Өлкәннәр_көне


Митрәй авылында зур хөрмәткә лаек булган, гомер буе тормыш арбасының төбенә «җигелеп» эшләгән, инде унынчы дистәләрен ваклый башлаган апалар да бар. Күпне күргән, күпне кичергән бу апалар үзләре үк «аяклы тарих». Камилә апа Гәрәева – шуларның берсе. Аның янына хөрмәт итеп балалары да, өлкән яшьтәгеләр дә килеп тора. Ул һәрчак елмаеп каршы ала, башыннан кичкәннәрне әкрен генә «җепкә тезә». Ил-көн яңалыклары белән дә хәбәрдар булып тора. Тыл ветераны Камилә апага быел 97 яшь тула. Көзге матур көндә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, күршеләре, туганнары, авылдашлары бу олы яшьтәге авылдашыбызны өйләренә барып тәбрикләдек. Олыларга күп кирәкми: җылы караш, якты йөз җитә күңел кылларын тирбәтергә. Тормыш сынауларында сынмаган, нурлы йөзле, киң күңелле өлкәннәребез белән сөйләшеп сүзләр, сорашып сораулар бетмәде - үткәннәрне искә төшереп чәй өстәле артында утырдык. Бәйрәм белән котларга килгән кунакларны, матур теләкләр теләп, зур рәхмәтләр белдереп, озатып калды Камилә апа. Гомер көзләрегез җылы булсын, бәйрәм белән сезне, кадерле өлкәннәребез!