Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Изгелек_һәм_ихтирам_көне

 Бүген, 1 октябрьдә, Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең көз фасылына туры килүе очраклы түгел. Алтын көзге чорда без, бөтен көчләрен һәм белемнәрен халыкка багышлаган, яшь буынга якты тормыш бүләк иткән кешеләрне хөрмәтлибез. Яхшылык һәм хөрмәт көнендә өлкән яшьтәгеләрне без дә зурладык.

 Хөрмәтле олы яшьтәге апалар, абыйлар!

Сезне Халыкара өлкән яшьтәгеләр көне белән тәбрик итәбез!
Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, якыннарыгызның кадер -хөрмәтендә бәхетле гомер телибез!
Килеп тора, үтеп тора
Бүтәннәр көне.
Күңелләргә иң якыны-
Өлкәннәр көне!
Бар көчләрен эш өченгә
Түккәннәр көне.
Хезмәттә танылу алган
Өлкәннәр көне.
Илдән зурлау, кадер-хөрмәт
Көткәннәр көне.
Ихтирамга лаек затлар-
Өлкәннәр көне.
Бәйрәм белән сезне
!