Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Сөрәнҗыю

Июнь башы – Сабантуйлар чоры. Авыл урамнары буйлап, Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю – «Сөрән җыю»лар башлана.  Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – «Сөрән җыю» (бүләк җыю) йоласы башкарыла. Күп җирдә ул «Сөрән салу» буларак билгеле. Бу йола­ны «Яулык бәйрәме», «Сөлге җыю»,  «Сөрән сугу» дип ата­учы авыллар да бар. Кай­да – бизәлгән атлар җигеп, кайда җәяүләп сөрән җыялар. Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тар­тып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырыша­лар бу йоланы.  Митрәй авылында «Сөрән җыю»дан мизгелләр.