«Оста, остаз, киңәшче»

5 октябрь -Укытучылар көне. Шул уңайдан авыл китапханәсендә «Оста, остаз, киңәшче» дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар мәктәп дөньясы, укытучы һәм укучылар тормышын яктырткан китаплар белән таныша алачаклар. Күргәзмәдә Муса Җәлилнең «Беренче дәрес», Мөхәммәт Мәһдиевның «Фронтовиклар», Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш», Ләлә Гыймадиеваның «Ике әни һәм бер математика» һәм башка китаплар тәкъдим ителә