Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

“Татарстан - минем республикам”

 30 август - Татарстан Республикасы көне. Шушы уңайдан, авыл китапханәсендә балалар өчен, “Татарстан - минем республикам”темасына, танып-белү сәгате үтте. Китапханәче Татарстан Республикасы, аның символикасы турында һәм биредә күпмилләтле халыкларның дус-тату яшәве турында сөйләде. Һәр халыкның үз традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте булуы турында аңлатылды. Балалар Татарстан гимнын тыңладылар, байрак турында белешмә алдылар, үзләре белгән республикабыздагы шәһәрләрне һәм елгаларны искә төшерделәр, татар шагыйрьләре, язучылары, рәссамнары һәм композиторларының исемнәрен әйттеләр.