Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Россия – безнең илебез»

Россия көне — Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме, ел саен 12 июнь көнне билгеләп үтелә. Россия көне-милли бердәмлек һәм Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символы ул. Истәлекле датага багышлап, Митрәй авыл китапханәсендә «Россия – безнең илебез» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда илебез тарихы һәм дәүләтчелеге турында китаплар, Россиянең дәүләт символлары турында материаллар, күпмилләтле илебезнең мәдәни мирасы турында әдәбият, Россия дәүләтенең тарихы турында мәгълүмат та табарга була.