Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

"Яңа китап"

Китапханәгә бүләк - яңа китап!
 
«...Миләшләр белән серләшәм,
Кызыл тәлгәштә кулым.
Йөрәктә, әти, васыятең:
Кеше булып кал, улым!»
 Районыбыз иҗатчыларын берләштерүче «Гөлстан» әдәбият берләшмәсе сафларында торучы Илдар Батыршин, күңел хәзинәсендә тупланган шигырьләреннән торган «Әтием миләшләре» дигән китабын китапханәбезгә бүләк итте. Бу китабы - аның тәүге иҗат җимеше. Зур рәхмәт! Күңелендә шигъри дулкыннар тирбәлгән Илдар абый Батыршинга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!