#Ватанны_саклаучылар_елы

Китапханәдә бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы, кыска вакытлы ялга кайткан, Митрәй авылында туып үскән батыр егетебез Ханиев Равил белән очрашу булды. Ул авылдашларына, авыл һәм район җитәкчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен бик тә рәхмәтле булуы турында әйтте. "Җиңү өчен барысын да эшлибез!“,- диде ул. Без Равилгә ныклы сәламәтлек һәм бик тиздән җиңү белән туган якларга туганнары,гаиләсе янына әйләнеп кайтуын телибез.