"Пионер учаклары"

19 май - Пионериянең туган көне. Әлегәчә бу көн пионер булганнарның күңелләрендә балачакның иң якты, иң истә кала торган бәйрәмнәренең берсе булып саклана. Быел пионер оешмасы төзелүгә 103 ел тула. Шушы көнгә багышлап, Митрәй авыл музеенда, китапханәгә йөрүче укучылар белән, "Пионер учаклары" дип исемләнгән әңгәмә уздырдык. Барысы да истә - көн дә иртән мәктәпкә китәр алдыннан кызыл галстукны үтүкләүләр,пионер лагерьлары, быргы, барабан, учак янында җырланган җырлар, өлкәннәргә ярдәм оештырулар, ярыша-ярыша макулатура, тимер- томыр җыюлар... Барысы да истә...Бәйрәм белән, пионерлар!