«Тормышка юл - гаиләдән...»

Ел саен 15 май көнне бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә кешелек кыйммәтләрен, мәдәниятен саклаучы булган һәм булып кала. Шушы уңайдан, Митрәй авыл китапханәсендә, «Тормышка юл - гаиләдән...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелды. Күргәзмәдә гаилә мөнәсәбәтләре турында язучыларыбызның төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре тәкъдим ителә. Китап укучыларыбызны әлеге күргәзмәгә чакырып калабыз.
Бергә көлә, бергә сөенә;
Дәррәү бәйрәм итә, бергә эшли,
Кайгы килсә, яна-көенә.
Чын күңелдән шатлана күк авыл,
Кавышканда яшьләр туйларда;
Бәбәй чәйләрендә теләк тели,
Яшьлегенә кайтып уйларда...
китапханәбезгә килгән китап укучылар белән бергә, «Туган авылым - зур гаиләм» дигән исем астында әңгәмә үткәрдек. Авыл тормышына, аның тарихына кагылышлы булган, авылның Бөек Ватан сугышында катнашкан, сугыштан исән кайткан, яу кырларында һәлак булып калган авылдашлар турындагы альбомнарны карадык, авыл тарихында булган зур вакыйгаларны, авылның киләчәге өчен күп көч куйган авылдашларны, җитәкчеләрне искә алдык. Гаилә кыйммәтләрен искә төшердек, китап күргәзмәсе белән дә таныштык.