Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Тукай рухы, Тукай аһәңнәре...»

Габдулла Тукай исеме татар халкының бөек шагыйре буларак бар җиһанга таралган. Аның күренекле «Шүрәле» һәм «Су анасын» кем генә укымаган да, «Туган тел»ен кем генә җырламаган икән? Тукай безгә төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә торган мәңгелек рухи хакыйкатьләрне, Россия, бөтен җиһан алдында татар теленең байлыгын, борынгы әкият-риваятьләребезнең тирән мәгънәсен, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызның кабатланмас ямен ачып бирде. Тукай туган көн һәммәбез өчен көйле-җырлы телебезнең матурлыгы һәм рухилык тантанасына әверелсен. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан, авыл китапханәсендә «Тукай рухы, Тукай аһәңнәре...» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелды. Күргәзмәдә Тукайның әсәрләре тупланган китаплар гына түгел, тагын шагыйрьнең язмышына, тормышына, иҗатына кагылышлы яңа китаплар да бар. Шагыйрьнең иҗаты белән кабат танышырга китапханәгә рәхим итегез!