Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Космонавтика көне»

12 апрель-Космонавтика көне. Бу уңайдан «Чулпан» балалар бакчасында мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче балаларны «Космонавтика көне» бәйрәме белән таныштырды, космосны үзләштерү тарихы, космонавтлар, Кояш системасы турында сөйләде. Йолдызлар һәм планеталарның серле дөньясы турында презентация күрсәтелде, Белка һәм Стрелка - Беренче космик эт - сәяхәтчеләр, беренче космонавт - Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирелде. Балалар космик темага рәсем дә ясадылар. Чара барышында балалар бик күп мәгълүмат һәм уңай хис-кичерешләр алды.