«Сәламәтлек - хәрәкәт!»

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, «Чулпан» балалар бакчасында «Сәламәтлек - хәрәкәт!» дип исемләнгән чара узды. Китапханәче балалар өчен төрле уен- ярышлар оештырды, табышмаклар әйтте, сәламәтлек турында шигырьләр укыды. Уеннар вакытында һәр бала үзенең көчен, җитезлеген, төгәллеген һәм тапкырлыгын сынады һәм күрсәтте. Бәйрәм бик күңелле узды, балалар күңел ачтылар,белем алдылар һәм бер-берсенә сәламәтлек теләделәр.