"Сәламәтлек - зур байлык"

7 нче апрель- Бөтендөнья сәламәтлек көне. Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме ул! Аның әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел, чөнки ул безгә иң кадерле, иң кыйммәтле булган саулыгыбызны саклау турында тагын бер кат искә төшерә. Бәйрәмне 1948 елда билгеләп үтә башлаганнар, 7 апрельдә бәйрәм итә башлауның сере гади – бу көнне Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының уставы дөнья күргән. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез һәм авыруларны искәртү белән шөгыльләнәбез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Бу көнне бар илләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, төрле спорт чаралары үткәрү, иганәчелек белән шөгыльләнү, мохтаҗларга ярдәм итү кебек файдалы эшләр дә башкарыла. Авыл китапханәсендә шушы көн уңаеннан "Сәламәтлек - зур байлык" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелды. Рәхим итегез!