#1_апрель_кошлар_көне

Ел саен, 1 нче апрельдә дөньяның күп кенә илләрендә безнең планетада иң иске интернациональ экологик бәйрәм – Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Аның максаты – кошларның төрлелеген һәм исәбен саклау. Кошлар - җир йөзендә киң таралган тереклек ияләре. Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Кошлар булмаса, җирдә матурлык та булмас иде. Сайраулары белән кеше тормышын бизиләр, күңелгә рәхәтлек, рухи байлык өстиләр. «Кошларны кышын ашат — алар язын сиңа хезмәт итәр» ди, халык әйтеме. Борынгы заманнардан ук салкын кышкы чорда канатлы дусларга җимлекләр ясаганнар. Күркәм гадәт бүгенге көндә дә сакланып килә.