«Туган яктан илһам алып...»

21 март - Бөтендөнья шигърият көне.
«Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә —
шигырь тыңлаган чагында
уйга чума белгәндә...»,- дип язган шагыйрь Ренат Харис.
Шигърият илләрне, халыкларны, мәдәниятләрне берләштерә һәм кешеләргә бер-берсен аңларга ярдәм итә. Гасырлар буе фикерләр һәм хисләр, шигъри сүз калыбына салынып, шигырь сөючеләрнең йөрәгенә үтеп керә. Шигърият - ул серле дөнья. Ул изгелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, туган җиргә, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. «Җирдә дә түгел, күктә дә түгел, шигърият ул – йөрәк биеклегендә. Сүз дәрьясыннан тамчылап алып, җанын, тәмен, ямен тоеп янәшә куюга яңа сулыштан балкып яши башлаган мәгънәне, нәкъ менә синең күңелдә сулкылдап торган хисне бүтәннәр дә кабул итәрлек хәлгә күтәрә белү – могҗиза түгелмени?! Шундый могҗиза тудыручыларны гади генә итеп шагыйрь дип атыйлар. Шагыйрь, ашуг, чәчән, акын, ягъни сүз пәйгамбәре...» - Марсель Галиев. Шагыйрьләрне, яшь каләм ияләрен, шигърият сөюче укучыларыбызны чын күңелдән Бөтендөнья шигърият көне белән котлыйбыз! Китапханәдә «Туган яктан илһам алып...» дип исемләнгән,туган як шагыйрьләре иҗатыннан торган китаплардан күргәзмә төзелде. Шигърият сөюче укучыларыбызны көтеп калабыз.