Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Язучылар_көне

 Язучылар көне икән
Яз көне, март башында,
Бөтен дөнья билгели бит,
Беләме барыгыз да?
Язучылар һәм шагыйрьләр
Галәм белән сөйләшә,
Кәгазь һәм каләм аша
Фикерләрен өләшә.
Хөрмәткә бик лаеклылар
Ул каләм ияләре,
Илһам килсен һәрвакытта,
Уң булсын теләкләре!
«Кайнап» яшәсеннәр алар
Вакыйгалар эчендә,
Күңелләрдәге хисләре
Төшсен кәгазъ битенә.
Илһам бирерлек кешеләр
Юлларында очрасын,
Иҗат чишмәсе аларның,
Тирән, мул сулы булсын!
Районыбыз горурлыгы булган якташ  язучыларны,шагыйрьләрне һәм барлык каләм ияләрен бәйрәм белән  котлыйбыз. Аларга уңышлар юлдаш булсын, иҗат чишмәләре тулып торсын!