Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Ватаннысаклаучыларелы

Авылыбызда яшәүче отставкадагы офицер Галләмов Гаяс абыйны Ватанны саклаучылар көне белән котладык. Ул 1940 елда Митрәй авылында туа. Гаяс абый 1963 елдан башлап 1990 елга кадәрге тормыш юлын хәрби хезмәткә багышлый. Тольятти, Чаллы, Уфа шәһәрдәрендә, 1983-1988 елларда Германиядә, 1989 елдан башкалабыз Казанда, Лениногорск шәһәрләрендә хәрби хезмәттә була. Тормыш иптәше белән 2 ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ил-көн яңалыклары белән хәбәрдар булып, балаларына, оныкларына үрнәк һәм яраткан дәү әти, дәү әни булып, авылыбызда матур гомер кичерәләр . Хәрбиләрчә төз гәүдәле, тыйнак, төгәл, ачык йөзле Гаяс абый белән җылы эчтәлекле әңгәмә булды. Әңгәмә азагында ул, барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлап, ил-көннәребездә тизрәк тынычлык урнашсын  дигән теләген белдерде. Без аларга - тормыш иптәше Нәкыя апа белән икесенә, алдагы көннәрендә исәнлек-саулык, хәерле, парлы матур тигез тормыш теләдек.