«И туган тел...»



21 февраль көнне, Халыкара туган телләр көне уңаеннан, Әсәй авылы «Чулпан» балалар бакчасында «И туган тел...» исемле чара узды. Китапханәче балаларны Халыкара Туган телләр көне белән котлады. Кечкенәләр татар балалар язучыларының шигырьләрен бик матур итеп сөйләп күрсәттеләр. Китапхәнәче халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайның берничә әкиятен кычкырып укыды. Кечкенә китап сөючеләр, Тукайның балалар өчен язган шигырь, мәсәл,әкиятләре тупланып чыгарылган китаплары белән дә таныштылар.