Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#БөекҖиңүгә80ел

 Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын каршы алырга әзерләнгән көннәрдә, Әсәй авыл җирлегенең Митрәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы чорында җиңү өчен армый-талмый, көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган тыл ветераннары Хасанова Мөгалимә һәм Идрисова Камилә апаларның хәлләрен белдек. Аларны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладык һәм Россия Президенты В. В. Путин фәрманы белән, «Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медальләрен,  район хакимияте башлыгының күчтәнәчләрен, котлауларын да тапшырдык. Хөрмәтле Камилә апа,Мөгалимә апа! «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медале белән бүләкләнүегез уңаеннан сезне чын күңелдән котлыйбыз. Әлеге медаль Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, сезнең кебек тыл хезмәтчәннәренең, концлагерьларда булган, блокадалар кичергән ата-бабаларыбызның батырлыгын бәяләүче олы бүләк ул. Хәзерге көндә яшь егетләр, ата-бабаларыбызның антына тугры калып, Ватаныбызның киләчәге өчен көрәшәләр. Сезнең патриотлык, туган илне ярату тойгылары яшь буынга үрнәк. Алга таба да сау-сәламәт булып, егетләребезнең җиңеп кайтканнарын күрергә язсын! Очрашу барышында тыл ветераннары сугыш чорында тылдагы хезмәтләре турындагы хәтирәләре белән уртаклаштылар, бүгенгесе көндә ничек яшәүләре турында сөйләделәр. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, илдәге яңалыклар белән кызыксынуларын белдерделәр, котлауларга, рәхмәт сүзләренә бик сөенделәр,  «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы» юбилей медале белән күчтәнәчләр  өчен  җитәкчеләргә зур рәхмәтләрен әйттеләр.