Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

21 февраль – Халыкара туган тел көне!

 21 февральдә ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты-тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Галләмова Нәкыя апа, өлкән яшьтә булуына карамастан, ил-көн яңалыклары белән һәрвакыт танышып бара -  газета, журналлар, матур әдәбият укый.  Халыкара туган көн бәйрәме белән барлык авылдашларны котлап, «И туган тел» җырын башкара.