Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Туган ил сагында»

23 февраль… Гасырдан артык вакыт инде кешелекнең иң көчле яртысы, көч,түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә соңгы берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау. Митрәй авыл китапханәсе барлык ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрик итә. Китапханәдә, бу көн уңаеннан, «Туган ил сагында» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә рәхим итегез!