Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Батырлар даны мәңгелек»

Татарстан Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов 2025 елны Татарстанда Ватанны Саклаучы елы дип игълан итте. Митрәй авыл китапханәсендә, Ватанны саклаучылар елына багышланган, «Батырлар даны мәңгелек» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә патриотизм тәрбияләүгә, тарихка һәм мәдәни традицияләргә хөрмәт күрсәтүгә, шулай ук буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Күргәзмәгә куелган китаплар кырыс сугыш чоры вакыйгаларын ачып бирәчәк, үз көчләрен һәм гомерләрен кызганмыйча, каты сугышларда дошманны җиңәргә батырларча һәм үҗәтлек белән көрәшкән, Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган, башка халыкларга фашист золымын төшерергә ярдәм иткән кешеләр турында сөйләячәк. Күргәзмә ел дәвамында эшләячәк, яңа басмалар белән тулыландырылачак һәм яңартылачак.