#Герой_шагыйрь_Муса_Җәлил

15 февраль герой-шагыйрь Муса Җәлил туган көн. Һәр милләттә исеме телгә алынуга горурлык хисе уята торган шәхесләр була. Татар халкының шундый улларының берсе - Муса Җәлил. Аның шәхесен һәм батырлыгын бөтен дөнья белә. Ул - халкыбыз горурлыгы.Үзе үлсә дә, аның исеме, шигырьләре мәңгелек, ул һәрвакыт халык күңелендә яши. Китапханәдә герой-шагыйрь Муса Җәлилгә, аның иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды. Китапханәгә рәхим итегез!