Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

"Яңа китап"

Китапханәгә иң зур бүләк нәрсә була? Әлбәттә, китап! Ә ул китапны бүләк итүче китап авторы үзе булса, ул чагында бу күренеш инде зур бер бәйрәмгә әверелә. Китапханәбезгә, 300 дән артык публикация, «Безнең дә булды балачак» дигән китап авторы, «Татарстан яшьләре» газетасының корреспонденты Марат Исхаков чираттагы китабын бүләк итте! Китабында, олы ихтирамлык күрсәтеп, «Митрәй авылы халкына зур хөрмәт белән истәлеккә автордан» дигән язма да калдырган. Яңа китап китапханәбез киштәсендә үзенең лаеклы урынын алды. Китапханәгә яңа китап белән танышырга, рәхим итегез, китап сөючеләр!