Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#Инвалидлар_декадасы_2024

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне дип билгеләнеп үтелә. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. 9 декабрь көнне авыл китапханәчесе, ветераннар советы председателе белән берлектә, Митрәй авылында яшәүче инвалидларның өйләрендә булдык, аларның хәлләрен белдек, Әсәй авыл советы тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч пакетларын тапшырдык һәм авыл җирлеге башлыгының җылы сүзләрен, изге теләкләрен җиткердек.