#НиязАкмал

Бүген язучы, шагыйрь Нияз Акмалның тууына 70 ел. 1986 елда Нияз Акмалның лирик һәм публицистик шигырьләре тупланган «Учак» исемле беренче мөстәкыйль җыентыгы басылып чыга. 1988 елда Татарстан китап нәшриятында аның балалар өчен язылган «Серле кайтаваз» исемле фантастик, «Үз урамым» һәм «Тәнзиләкәй-гөлкәй» исемле реалистик-лирик повестьлары тупланган «Үз урамым» җыентыгы дөнья күрә. Җыентык Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ел саен уздыра торган конкурста «иң күп укылышлы китаплар» исемлегендә урын ала. Шагыйрьнең күп кенә лирик шигырьләренә («Тәрәзәңдә утың бар», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Казан каласында кар ява», «Соңгы кар», «Яшьлек болыны» һ. б.) Татарстан композиторлары тарафыннан музыка языла. Шагыйрь 2006 елда Саҗидә Сөләйманова премиясенә лаек була. Шушы уңайдан, Митрәй авыл китапханәсендә, "Кабат яна хәтер учаклары" исемле китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә шагыйрьнең шигырьләре белән беррәттән, "Бохара мачысы" исемле детектив әсәре дә урын алды. Нияз Акмалның иҗатын үз итүчеләр күргәзмәдә яраткан әсәрләрен таптылар.