«Хәтерлим мин әле бүгенгедәй»

2023 ел Россия күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы диеп, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан, авыл китапханәсендә, Митрәй һәм Әсәй авылы мәктәпләрендә озак еллар намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучылар,остазлар,тәрбиячеләр, шулай ук бүген дә әлеге авыр, ләкин мактаулы эштә эшләүче укытучылар, тәрбиячеләр белән, «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй» дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Авыл укытучысының роле аерым урында. Барысы да бер-берсен яхшы белгән авыл җирендә укытучы һәр гаилә каршында бала язмышы өчен җаваплылык тота. Аның куллары һәм йөрәге аша бер генә буын үтми. Ул һәркайсында шәхес күрергә, тормышта дөрес юл сайларга булышырга тиеш. Очрашу барышында ветеран укытучылар бүгенге көн кадагында торган мәсьәләләргә дә тукталдылар, татар теленең онытыла баруына, мәктәптәге укучыларның саны азрак булуына борчылуларын белдерделәр, бүгенге көндә хезмәт куючы укытучыларга, тәрбиячеләргә акыллы киңәшләрен бирделәр. Чәй табыны артында бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән укытучыларны да искә алып үттеләр. Китапханәче тарафыннан оештырылган укытучы һөнәренә багышланган күргәзмә өлкәннәрне кабат яшьлек, шаулы хезмәт елларына алып кайтты. Кичә җылы, матур истәлекләргә бай булды,остаз ветераннарга ихлас һәм җылы, матур сүзләр дә бик күп яңгырады.