#гарифгобәй

Бүген язучы, тәрҗемәче Гариф Гобәйнең тууына 115 ел. Гариф Шакир улы Гобәйдуллин 1907 елның 26 августында Казанның Бишбалта бистәсендә туган. Егерменче елларда типографиядә хәреф коючы, трамвай йөртүче, балалар йортында тәрбияче булып эшли. 1927—1930 елларда Татрабфакны тәмамлап, Казан педагогия институтына укырга керә. Институтта югары белем алып чыккач (1936), берничә ел мәктәптә балалар укыта, аннары Татиздатта, «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан» ) газетасы редакциясендә, Татарстан радиокомитетында эшли. 1950 елдан 1953 елның апреленә кадәр Г. Гобәй Татарстан Язучылары оешмасының идарә председателе вазифасын башкара. 1953 елның апреленнән ул -профессиональ язучы, фәкать әдәбият иҗат эшендә генә. Г. Гобәй балалар әдәбиятына утызынчы елларның беренче яртысында «Каланча» (1934) исемле повесте белән килеп керә. Аннары аның «Без әле очрашырбыз» (1935), «Маякчы кызы» (1938) һәм «Ялгыз йортта» (1939) повестьлары языла. Г. Гобәй әдәби тәрҗемә өлкәсендә актив эшләгән язучы. Ул «Мең дә бер кичә» (гарәп әкиятләре, 1940) китабын, М. Твенның «Том Сойер маҗаралары» (1949), Г. Бичер-Стоуның «Том агай алачыгы» (1950), А. Первенцевның «Честь с молоду» («Намуслы яшьлек», 1950), А. Мусатовның «Зер-На счастья» («Бәхет орлыклары», 1951), Ал. Толстойның «Петр Первый», «Петр патша», 1966) кебек повесть һәм романнарны татар теленә тәрҗемә иткән. Гариф Гобәй 1983 елның 27 апрелендә Казанда вафат була.