#ТәлгатГалиуллин

Олы буын галимнәргә, әдәбиятчыларга карыйсың да, сокланып туеп бетеп булмый. Өлкән яшькә җитүләренә карамастан, алар һаман өйрәнүдә, әле дә халык арасында, һаман да иҗат итүдә. Гомерен татар халкына, татар фәненә багышлаган фидакарь затларның берсе – һичшиксез, Тәлгат Галиуллин. Фәннәр докторы, профессор, әдәбият галиме, язучы, меңләгән студентларның укытучысы һәм остазы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе.