Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#эльмирашәрифуллина

Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина — күренекле татар шагыйрәсе. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993). Саҗидә Сөләйманова (2014), Абдулла Алиш (2021), Каюм Насыйри (2022) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 1985 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Татарстан АССР Мөслим районы Симәк авылында укытучы гаиләсендә туган. Эльмира Шәрифуллина иҗаты татар әдәбиятында аерым бер урын алып тора. Таң чыгы кебек саф, нәфис шигырьләре йөрәкләрне җилкетергә, җаннарны сафландырырга, әллә нинди хыял дөньяларына алып китәргә сәләтле. Шул ук вакытта аның балалар өчен язылган самими шигырьләре дә һәм тормышның катлаулы якларын чагылдырган, зур мәсьәләләрне күтәргән әсәрләре дә күп.