«Апрель – Тукайны укыр чак»

Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аңардан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең егерменче йөздәге үсешен күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Тукайның иҗатында күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә актуаль. 25 апрель көнне Митрәй авыл китапханәсендә «Апрель – Тукайны укыр чак» дип исемләнгән шигърият сәгате узды. Әлеге чарада китап укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап төзелгән китап күргәзмәсе белән таныштылар, бөек шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар, яттан да сөйләделәр. Чара Г.Тукай сүзләренә язылган «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.