«Күңел җәүһәрләре»

Үткәннәрен кадерләгән халык кадерле булыр. Ә менә җәүһәр-кыйммәтле таш дигән мәгънәне аңлата.Халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү, китап укучыларны татар халкының көнкүреш һәм гореф – гадәтләре, киемнәре, йолалары, уеннары белән таныштыру, укучыларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү бүгенге көннең зур максаты . Митрәй авыл китапханәсендә «Күңел җәүһәрләре» дигән исем астында үткәрелгән әдәби сәгать шушы максатка ирешүдә бер адым булды.