"Галимҗан Ибраһимов"

Митрәй авыл китапханәсендә татар әдәбияты классигы, күренекле галим һәм публицист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар, язучы тарафыннан иҗат ителгән әдәби һәм публицистик әсәрләр белән, шулай ук, Г.Ибраһимовның бөтен тормышы, халкына җаны-тәне белән бирелгәнлек үрнәге буларак, Татарстанның иҗтимагый-мәдәни үсеше өчен бәһасез кыйммәткә ия булуы һәм безнең замандашлар өчен ышанычлы рухи кыйбла булып торуы турындагы мәгълүмат белән таныштылар.