Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

«Еллар аша карыйм юлларга»

18.03.2022  көнне Митрәй авыл китапханәсендә  күренекле язучы- прозаик, Татарстанның һәм  Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре  Рәфкать Кәрами  (80 яшь) иҗатына багышлап  төзелгән  китап  күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Рәфкать Кәраминең прозасында кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, рухи һәм әхлакый каршылыкларны яшәүнең мәгънәсе, матди байлык, мәхәббәт, гаилә, бәхет кебек фәлсәфи категорияләр яктылыгында тасвирлаган әсәрләр дә байтак. Китап укучылар, Р.Кәраминең күп кенә хикәяләр авторы булуы белән дә, шулай ук, аның үз заманы кешеләренең күңел талпынышларын тасвирлаган дистәләрчә кече күләмле, җыйнак лирик хикәяләре һәм юмор-сатира әсәрләре авторы булуы белән дә таныштылар.