«Журналлар иленә сәяхәт»


Митрәй авыл китапханәсендә кече яшьтәге китап укучылар өчен «Журналлар иленә сәяхәт» дип исемләнгән матбугат сәгате уздырылды. Кечкенә китап укучылар китапханәдә балалар өчен бастырылган журнал атамалары һәм төрләре белән таныштылар, шулай ук «журналист», «редактор», «тираж», «экземпляр» төшенчәләре турында да мәгълүмат алдылар. Китапханәдә булган «Сабантуй», «Салават күпере»,«3\9Царство» журналларының битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Чара кызыклы һәм нәтиҗәле узды.