Митряевская сельская библиотека - филиал № 20

#РафисКорбанга65яшь

Балалар күңеленә юл – шигырьләр аша.
Рафис Корбан – соңгы еллар татар балалар әдәбиятында уңышлы иҗат итүче шагыйрь, драматург, җыр текстлары авторы. Иҗатындагы уңыш аның турыдан-туры образлы, гади- шаян тел белән иҗат итүеннән, балалар тормышын аңлый һәм, әлбәттә, тормыш проблемаларын аларча бирү белүеннән килә. Болар исә, үз чиратында,әлеге өлкәдә яшәп килгән традицияләр белән бәйле. Р. Корбан үзенең иҗатында балалар әдәбиятында яшәп килгән традицияләрне дәвам итә, әмма ул мәгълүм тема һәм проблемаларны, алым һәм чагыштыруларны үзенчә яңгырата белә, заман төсмерләре белән бирә.